Татарча сценарий яна елга

Dating > Татарча сценарий яна елга

Download links:Татарча сценарий яна елгаТатарча сценарий яна елга

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации признаётся при прохождении аттестации по всей России. Балалар Кыш бабай , Кар кызы Залга итек ыргытыла АБ Бу Кыш бабаймы?

Үзең генә белгәнсеңдер инде Таңнарыңның ничек атканын. Бәйрәм бүләгенә тиңлиләр үзләрен. Тик капчык белэн булэклэр генэ юк. Көмеш аең белән чаңнар кагып, Бөтен дөнья торсын яңгырап. Юлбарыс: Нинди жыелыш бу? Дуслар, бугенге бэйрэм очен Кыш бабай белэн без махсус уен эзерлэдек. Яңа елны мәктәбебез коллективы яңа якты мәктәптә зур уңышлар, матур эшләр белән каршылый. Мин утырып торым эле, э сез балалар миңа узегезнең эзерлэп килгэн хонэрлэрегезне курсэтегез. Бәйрәм кичәсен ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры М.

Зур җиңүләр яулап, эштә янасы бар, Шатлыкларга юллар ярасы... Убырлы биюе Адаштырам, бәйрәм булмаячак. Кар кызы: Син утыр , балалар сиңа шигырь cөйләрләр Кыш бабай утыра балалар берәм — берәм чыгып шигырь сөйлиләр 1 Нинди матур безнең чыршы!

Новый год - Сценарии и мероприятия - Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.

Плохо Отлично Яңа Чишмә муниципаль районы Зирекле лицее Яңа ел тамашасы Өлкән сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара Язды:Зарипова Фәния Рифкать кызы Зирекле лицееның югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әлеге сыйныфтан тыш чара өлкән сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәмен үткәрү максатыннан язылды. Мәктәп күләмендә үткәрелгән бу чарада барлык сыйныф укучылары да катнаша ала. Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар. Бәйрәмебезне башлап җибәргәнче иң элек без нишләргә тиеш әле? Залда утыручылар җавап бирәләр. Хәзер без сезнең белән исәнләшәбез, ләкин гадәттәгечә түгел. Инде бәйрәмебезне башласак та була. Кар ява, кар ява, Җирдә ап - ак тамаша. Кырга чыксаң, кыр да ак, Хәтта күзләр камаша. Ак кардадыр — бәхет орлыклары. Туган илең — безнең илдәдер. Кил, яңа ел, безгә карлар алып, Ак тауларны телим күрергә. Бураннарың синең улаганда, Җылы була минем күңелгә. Кил, яңа ел, якты йөзең белән, Йолдызларың белән яктырып. Көмеш аең белән чаңнар кагып, Бөтен дөнья торсын яңгырап. Кил,Яңа ел, безне куандырып Төн узар да, чыгар кояшың. Белеп торам, әле Яңа елның Искедән дә матур буласын. Хуш, иске ел, узган юлыңда Без җырлдадык бәхет турында Әнә,уйнап көмеш буранда Шат Яңа ел килә урамда. Яңа елны каршылыйбыз Шатлыклы җырлар белән Матур булып балкып торсын Якты йолдызлар белән. Яңа ел турында күмәк җыр башкарыла Җыр беткәч,Убырлы чыга. Уң якка да янтайдым, Сул якка да янтайдым. Баралмыйм да, таралмыйм да — Картайдым,аһ, картайдым. Шәп чакларым бар иде, Карурманнар тар иде. Мине күргән җен — пәринең Ике күзе шар иде. Билен бектем ак тайның, Телен өздем Акбайның. Инде хәзер көчем бетте — Картайдым, аһ,картайдым җырлаудан туктый. Кызларым, ялкауларым, чыгыгыз әле монда. Йә,нәрсә инде сызгырынып ятасың? Туйганчы көзгедән карарга да ирек бирмисең. Үзегез күреп торасыз, мин бик картайдым. Сихер көчем дә кимеп бара. Үлеп — нитеп киткәнче, үз һөнәремне сезгә өйрәтеп каласым килә. Һи, син үлә торган түгел әле. Әйе, синең үлүеңә ышандылар, ди! Туктаусыз тегеләй итегез дә болай итегез дип торасың бит. Ә безнең эшлисебез килми. Безнең туйганчы көзгедән генә карап утырасыбыз килә. Нәрсә бар соң ул көзгедә. Иртән дә карыйсыз, кичен дә карыйсыз. Матурдан матур гөл бар, Яктыдан якты көн бар. Гөлдән матур, көннән якты Дөняда бары мин бар. Матурдан матур төн бар, Серледән серле күл бар. Төннән матур, ккүлдән серле Дөняда бары мин бар. И — хи —хи! Синең кай җирең матур да, кай җирең серле соң? Синең кебек табак авыз булсам, мин дөньяда яшәмәс идем. Ә син — гөмбә колак. Ә син көянтә сыйрак. Матурлык ул бер көнлек, һөнәр - гомерлек. Мин бит сезгә әкият тылсымнарын өйрәтергә телим. Синең бар белгән нәрсәң — сихер. Ә мин убырлы карчык булырга теләмим. Әнә һөнәреңне Җилбикәгә өйрәт. Бик кирәге бар иде. Алайса дөняви һөнәрләргә өйрәнегез. Икмәк үстерегез, җеп эрләгез, киндер сугыгыз. Тамагыгыз тук, өстегез бөтен булыр. Менә мин тиздән кияүгә чыгармын да тамакны киявем туйдырыр. Кияүгә башта мин чыгам, чөнки мин синнән матуррак, мин барында сине алмаслар бит инде. Көлдереп үтерәсең инде,ха — ха — ха. Әллә үзләрен бүкәнгә әйләндерергә инде. Утырсыннар шунда бүкән булып. Их, булмый шул, булмый. Үз каның, үзеңнең йөрәк парәләреңне ничек бүкәнгә әйләндермәк кирәк! Киңәш сорарга берәр акыллы җан иясе дә юк ичмасам елый. Убырлы туган,син нәрсә бөтен урманны яңгыратып җырлап утырасың? Әллә үзең генә бәйрәм үткәрәсеңме? Әй үлемсез Шүрәле, сиңа бәйрәм генә булсын, гел кызык кына эзләп яшәдең инде. Кайгым зур минем, кайгым. Кызларым бер һөнәр дә өйрәнергә теләмиләр. Дөрес эшлиләр, эшләп кем баеган соң әле урманда. Мин менә мең ел эшләп тә 1 тиен акча күргәнем юк, югыйсә. Әй,җан көеге, синең ни эшең, ни ашың, ни сүзең , ни киңәшең. Ә сиңа киңәш кирәксә, әнә мәктәп исеме атала мәктәбенә бар. Анда бүген Яңа ел бәйрәмен каршыларга җыеналар. Миннән дә акыллырак берәр кеше затын очратмассыңмы. Анда сиңа киңәш бирергә теләүчеләр байтак табылыр. Кыш бабай белән Кар кызы да шул якка таба киттеләр. Бик яхшы фикер әйттең бит әле син Шүрәлебетдин, алайса мин авылга төшим әле. Дуслар, нинди бәйрәм инде ул уен — көлкесез. Әйдәгез без дә берәр уен уйнап алабыз. Шуннан соң Убырлы кар бәрә. Чү, кем бар анда, әллә инде Кар кызы белән Кыш бабай килеп тә җиткәннәрме? Юк, бу ниндидер бер карчык. Мин Убырлы әбиегез булам оланнар, ерак урманнан сезнең янга киңәш сорап килдем. Менә минем 2 кызым бар, бер дә эшләргә яратмыйлар, көне буе көзгеләреннән генә карап утыралар. Ничек шуларны эшкә өйрәтергә — һөнәрле итәргә икән дип аптырап йөри идем. Бәлки сез берәр киңәш бирерсез? Әй, әби, яшьрәк чакта сыртларын ешрак чыбыкларга идең аларның. Әмма үзеңә сукканда тәнең авыртса, балага сукканда җан авырта шул.. Мин бер чара уйлап таптым. Сиңа аларның үзләрен генә калдырып кая да булса китәргә кирәк. Мин бит бер генә көн өйдә булмасам да ачтан үләләр бит алар. Тамак эшкә үзе өйрәтә ул. Син аларны артык иркәләгәнсең, менә шуңа да алар бозылганнар. Ничек инде аларны иркәләмисең дә, ничек назламыйсың? Койган да каплаган инде нәкъ үзем. Син киңәш сорадың — без әйттек, нишләү — анысы синең эшең. Бәлки башка төрле юлы бардыр? Алайса, син аларның көзгеләрен сихерлә. Көзге аларны ямьсез күрсәтсен. Хәзер мин аларның көзгеләрен алып сихерлим әле көзгеләрне алып сихерли һәм чыршы артына кача. Гырылдавыңнан урмандагы агачлар авып бетте. Ә ул, мин йокладыммы дип сорап ята. Мин бик культурно йоклыйм. Каян килгән культурный йокы чүлмәге. Ә син җил капчыгы. Аягыңнан тотып селкесәң дә синнән нәрсә төшәр, беләсеңме? Ә синең танавың тукмак. Синең тешләрең кәкре казык. Сүзләреңә бик исем китте... Менә ичмасам минем көзгем дөрес сөйли. Көзгесенә карый да кычкырып җибәрә. Нәрсә, шакмак күзләреңнән курыктыңмы әллә? Менә минем көзгем бөтен матурлыгымны күрсәтә. Минем көзгем әллә нишләгән. Кирәкми миңа мондый көзге. Ялганчы син, оятсыз, надан. Убырлы эше генә бу. Убырлы, чык әле монда! Әгәр монда чыкмасаң, үзебез өеңнән чыгып китәбез. Картайган көнеңдә яшәрсең берүзең. Ник безнең көзгеләребезне сихерләдең? Юкса өеңнән чыгып китәбез. Чыршы тирәли әйләнеп киләләр. Бар, берәр нәрсә пешер. Ә ни өчен мин? Чөнки мин синең апаң. Ә апаларның сүзен сеңелләр тыңларга тиеш. Апа булгач, ашарга син пешер. Син хәзер өйдә Убырлы урынына калган кеше. Ә мин менә синнән пешертәчәкмен. Мин бәрәңге әрчи белмим. Мин шырпы сыза белмим. Эчемне әллә нәрсә тырный. Минем эчтә сукыр эчәгем үлде. Минем эшлисем килми, мәченең корсагын булса да ялар идем. Миңа этнеке дә ярар иде. Дуслар бергә җыелдык, Барыбыз бергә булдык. Бергә шундый күңелле, Әллә шулай түгелме!? Яныңда кемдер бәхетсез булганда бик күңелле булмый икән ул. Ә кем соң бәхетсез, Искәндәр? Менә мин Убырлы һәм аның кызлары турында уйланам. Убырлының кызлары үзгәрмэдеме микән. Әллә соң Убырлыга үзебез ярдәм итәбезме? Әйдә аның кызларын үзебезнең бәйрәмгә чакырабыз. Батырша белән Айтуган аларны Убырлының эзеннән барып, һичшиксез, эзләп табарлар. Батыршы белән Айтуганны Убырлының кызларын эзләп кайтырга дип урманга җибәрәләр. Әй сез, нишлисез монда? Нишләп безнең өйгә рөхсәтсез кердегез? Без монда бик чибәр кызлар яшиләр дип ишеттек,җиде урман аша шул чибәрләрне күрергә дип килдек. Безнең даныбыз шулай еракка таралганмыни? Чибәрләрнең данын яшеннәр утлы кылыч белән күккә язалар. Укый гына белергә кирәк. Ул утлы кылычлар күккә безнең турында тагын ниләр язган икән. Ул кызларның белмәгән эше юк: ни тотсалар да кулларыннан ут уйнаталар диелгән. Ашарга пешерсәләр — телеңне йотарлык.. Кер юып элсәләр, аклыгына кояш сокланырлык булыр диелгән. Сез дөрес, дөрес дисәгез дә, миңа калса без ялгыш кергәнбез бугай. Монда бер дә чибәр, уңган кызлар торганга охшамаган. Безгә монда сайларлык кәләшләр дә, бәйрәмгә алып барырлык кызлар да яшәми икән. Китсәгез , безне дә үзегез белән алыгыз. Безгә мондый кызлар кирәкми. Безгә уңган,чиста,ягымлы,әдәпле кызлар кирәк. Мин тыйнаклыгым аркасында гына бөтен дөреслекне әйтмәгән иде. Без чисталардан чистарак, уңганнардан уңганрак... Тиз арада кызлар эшкә тотыналар. Егетләр аларның уңганлыкларына сокланып карап торалар. Бергәләп чәй эчәләр һәм егетләр аларны бәйрәмгә алып китәләр. Инде күңелләребез тынычланды, Убырлының кызлары да үзгәреп безгә кунакка килделәр. Әнә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җиткәннәр. Әйдәгез аларны җыр белән каршы алабыз. Клоуннар күңелле җыр башкаралар. Яңа ел бәйрәменә Әйлән — бәйлән әйләнергә Бабай белән икәү бергә Бик ашыгып килдек сезгә! Биек — биек таулардан Тирән — тирән кырлардан. Кап - кара урманнардан Йөрелмәгән юллардан. Җирнең иң — иң читеннән Кунак булып килдек сезгә. Яңа ел белән,дуслар, Яңа шатлыклар белән. Дусларым, менә мин яңадан сезнең янда. Бүген сезнең белән очрашканга төгәл 1 ел. Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән көләргә дә мөмкин. Янәсе, Кыш бабай — әрәм тамак. Чынлыкта исә күренеп йөрмәсәм дә, мин ел буе сезнең белән,чөнки мин яңа елның хуҗасы. Мин бу ел өчен җаваплы. Шуның өчен дә яңа елда ирешелгән уңышлар турында сөйләгәндә, мин дә сезнең белән горурланам, кимчелекләр турында сүз чыкса,сакалымның бөртекләренә кадәр кызара. Күпме илләр гиздек, укучылар, күпме мәктәпләрдә булдык, ләкин сезнең кебек уңган, тырыш, җыр күңелле балаларны очратмадык. Инде 1 ел эчендә тагын да күп һөнәрләргә өйрәнгәнсездер, сүзне үзегезгә бирик әле. Һәрбер сыйныф алдан әзерләгән чыгышын күрсәтә. Кыш бабай бүләкләр биреп,рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып чыгып китә.

Last updated